Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары балык, сөт, тавык йомыркасы сатканда ветеринария кагыйдәләре бозылу очрагын ачыклаган – азык-төлеккә ветеринария белешмәләре булмаган. Административ хокук бозган өчен җаваплылык каралган.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Яшел Үзән районы Октябрский бистәсендә гражданнар соравы буенча шәхси хуҗалыкта кошлар асраганда ветеринария таләпләре үтәлүен тикшерделәр. Тикшерү барышында ветеринария кагыйдәләре бозылу ачыкланмаган.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Яңа Чишмә районы ветеринария берләшмәсе белгечләре белән берлектә “Зубов” фермерлык хуҗалыгында 338 баш эре мөгезле терлеккә элек кертелгән туберкулин нәтиҗәләрен тикшерделәр.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Кайбыч районы Олы Кайбыч авылында эре мөгезле терлек бозаулары сатканда ветеринария таләпләре бозылу очрагын ачыклаган – малларга ветеринария белешмәсе алынмаган. Әлеге факт букнча гаепле әатларга административ штраф каралган.
Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Мөслим районындагы постта ветеринария таләпләре бозылуны ачыклаган: маллар ташый торган машина тиешенчә дезинфекция үтмәгән. Кагыйдә бозу факты буенча протокол төзелгән.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Буа шәһәре территориясендә 8 баш эре мөгезле терлек бозауларын саткан вакытта ветеринария таләпләрен бозу ачыкланган: малларга ветеринария белешмәләре булмаган. Гаепле затлар административ штрафка тартыла.
Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Кама Аланындагы балалар бакчасында элек табылган кимчелекләрнең бетерелүен тикшерде. Тикшерү барышында ветеринария өлкәсендә алдан табылган кимчелекләрнең бетерелүе ачыкланган.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Казан – Нурлат юлындагы постта ике тапкыр ветеринария таләпләре бозылу очрагына юлыккан: беренче очракта сөт тиешенчә бикләнмәгән цистернада ташылган, икенче очракта колбаса эшләнмәләре ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташылган. Гаепле затлар административ җаваплылыкка тартылган.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылында эре мөгезле терлек бозауларын сатканда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган – малларга ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затлар штраф түләргә тиеш була.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары гражданнар зары нигезендә Яңа Чишмә районы Урганча авылында умарта тотучы шәхси хуҗалыкта тикшерү үткәрә. Тикшерү барышында табылган кимчелекләр аркасында хуҗага административ җаваплылык каралган.