Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Казан – Нурлат юлындагы постта ике тапкыр ветеринария таләпләре бозылу очрагына юлыккан: беренче очракта сөт тиешенчә бикләнмәгән цистернада ташылган, икенче очракта колбаса эшләнмәләре ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташылган. Гаепле затлар административ җаваплылыкка тартылган.