Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Мөслим районындагы постта маллар ташу вакытында ветеринария таләпләре бозылу очрагын ачыклаган. Машина тиешенчә дезинфекцияләнмәгән. Гаепле зат административ штрафка тартыла.