Апас территориаль бүлеге инспекторлары постта кизү вакытында 19 тонна күләмендә бөртеклеләр калдыгын ташыганда ветеринария таләпләре бозылу фактын ачыклаган – йөккә тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затлар административ штрафка тартыла.
Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Әлмәттән Актаныш районына ташылучы атка ветеринария белешмәсе булмауны ачыклый. Авыл хуҗалыгы министрлыгы Приказын тупас бозучыга карата административ штраф каралган.
Казан территориаль бүлеге инспекторлары Мәскәү – Уфа юлында терлекчелек продукциясен тиешле таләпләрне үтәмичә ташу очрагын ачыклаган. Таможня Союзы Техник Регламентын үтәлмәгән кеше административ штрафка тартылган.
Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары язылган штрафларын вакытында түләмәүче 6 кешенең эшен районнардагы суд приставларына җибәргән.
Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары Әлмәт районындагы бер авылда умарта кортлары асраганда ветеринария-санитария таләпләре үтәлешен тикшерделәр. Тикшерү барышында кайсыбер кимчелекләр табылган. Ветеринария өлкәсенә кагылышлы кимчелекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелгән.
Яр Чаллы – Әлмәт юлында Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары 15 кг күләмендә колбаса эшләнмәләрен ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташуны ачыклаган. Авыл хуҗалыгы министрлыгы Приказын бозучы административ штрафка тартылган.
Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары “Таврия-2” постында өч баш сарык ташыганда ветеринария кагыйдәләрен бозуны ачыклаган: малларга ветеринария белешмәсе бирелмәгән. Хокук бозучыга карата протокол төзелгән.
Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары кизү вакытында 110 кг итне тиешле таләпләргә туры килә торган җиһазларсыз ташу очрагын ачыклаган. Әлеге күренеш Таможня Союзы техник регламент бозу дип санала. Гаепле затлар штрафка тартылган.
Яр Чаллы – Әлмәт юлында Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары 320 баш бройлер чебешләрен ташыганда ветеринария кагыйдәләре үтәлмәүне ачыклаган – кошларга тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Махсус кагыйдәләрне үтәмәүчегә штраф каралган.
Яр Чаллы – Әлмәт юлында Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары 47 кг күләмендә балык ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәү очрагын ачыклаган: ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затларга административ протокол язылган.