Планлы тикшерү нәтиҗәләре

2018 елның 20 июне, чәршәмбе

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Апас районындагы бер мәктәптә планлы тикшерү үткәрде. Тикшерү барышында ветеринария таләпләре үтәлмәү очрагы ачыкланган: терлекчелек продукциясенә тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Әлеге факт буенча протокол төзелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International