Апас территориаль бүлеге инспекторлары постта кизү вакытында 19 тонна күләмендә бөртеклеләр калдыгын ташыганда ветеринария таләпләре бозылу фактын ачыклаган – йөккә тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затлар административ штрафка тартыла.