Саба территориаль бүлеге инспекторлары Биектау районы Чыпчык авылында ветеринария белешмәсе булмаган килеш 55 кг колбаса эшләнмәләре сату фактын ачыклаган. Авыл хуҗа Приказын үтәмәүче административ штрафка тартылган.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Шлки районы Базарла Матак авылында тиешле булмаган урында ветеринария кагыйдәләрен бозып оештырылган сату урынын ачыклыйлар. Сату туктатылган, гаепле затлар административ штрафка тартылган.
Кайбыч – Камылово юлында 60 кг күләмендә каз йонын ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташучы машина ачыкланган. Ветеринария таләпләрен бозучы административ штрафка тартылган.
18– 22 нче июнь көннәрендә Республика ветеринария лабораториясе түбәндәге тикшерүләр үткәргән:
- Серология бүлеге РИД буенча 819 тапкыр тикшерү лейкоз авыруын ачыклауга үткәрелгән;
- Вирусология бүлеге 802 тапкыр кан тикшергән, 8 тапкыр патологик материал тикшерелгән;
- Бактериология бүлеге 12 тапкыр паталогик материал тикшергән;
- Биохимия бүлеге 10 тапкыр терлек азыгы, 69 тапкыр кан, 76 төрле сөт тикшергән;
- ПЦР бүлеге 76 тапкыр тикшергән;
- Ветеринар-санитар экспертиза бүлегендә 8 тапкыр сөт, 1 тапкыр сыер итен тикшергәннәр;
- Паразитология бүлеге 5 тапкыр бал кортын, 2 тапкыр балык тикшергән;
- Радиология бүлеге 2 тикшерү үткәргән;
- Токсикология бүлегендә 3 тапкыр сөт тикшергәннәр.
Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Кама” постында 8 баш эре мөгезле терлек ташыганда ветеринария кагыйдәләрен бозуны ачыклаган. Малларга тиешле ветеринария белешмәсе алынмаган. Авыл хуҗалыгы Приказын үтәмәгән затлар административ штрафка тартыла.
Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Тула-1” постында 22 баш бозауны ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташу очрагын ачыклаган. Ветеринария таләпләрен тупас бозучы административ штрафка тартыла.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары постта кизү вакытында Ульяновск өлкәсеннән Чуваш республикасына ташылучы 4,4 тонна сөткә ветеринария белешмәсе булмау фактын ачыклый. Гаепле затка административ штраф каралган.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторы дуңгызларда африка чумасы авыруын профилактикалау максатында уздырылган рейд вакытында Аксубай районы Медянка авылында дуңгызларның ирекле йөрү фактын ачыклаган. Хайваннар хуҗасы административ штрафка тартыла.
Цивильск – Сызрань юлында Апас территориаль бүлеге инспекторлары Ульян өлкәсенә баручы машинада 18 тонна сөткә ветеринария белешмәсе булмауны ачыклый. Бу күренеш ветеринария таләпләрен тупас бозу дип санала. Гаепле затка карата административ протокол төзелгән.