Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары Азнакай шәһәрендә 100 баш тавык һәм 100 баш үрдәк сатканда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклый – кошларга ветеринария белешмәсе алынмаган. Бу күренеш авыл хуҗалыгы министрлыгы Приказын үтәмәү дип санала. Гаеплеләр штрафка тартылган.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов бүген ветеринария табибларын аттестацияләү чарасында катнашты. Санитар экспертларның белемнәрен Агропросәнәгать паркы ветеринария лабораториясендә тикшерделәр. Комиссия составында Баш ветеринария идарәсе экспертлары да катнашты.
Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары Азнакай шәһәрендә ветеринария белешмәсе булмаган килеш бал сату очрагын кисәткән. Әлеге очрак буенча административ протокол төзелгән.
Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары Азнакай районында ветеринария белешмәсе булмаган килеш тавык йомыркасы һәм дуңгыз мае сату очрагын кисәткән. Гаепле затлар административ штрафка тартылган. Сату туктатылган.
Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары Әлмәт районында 100 баш үрдәк сатканда ветеринария кагыйдәләре үтәлмәүне ачыклаган – кошларга ветеринария белешмәсебулмаган. Гаепле затларга штраф каралган.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, яшьләрне мал табибы һөнәренә кызыксындыру уяту максатынна үсмерләр арасында “Мин – булачак ветеринар” дип исемләнгән конкурста катнашырга чакыра. Бәйгенең рәсем номинациясендә 14 яшкә кадәрге балалар катнаша ала, инша һәм фоторәсемнәр номинациясе 18 яшькә кадәрге балалар өчен. Иҗади эшләрне 1 нче августка кадәр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенә тапшыру сорала. Җиңүчеләр ветеринария белгечләре көнендә үткәреләчәк тантанада бүләкләнәчәк.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Чистай районы Иске Ромашкино авылы мәктәбендә ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында кайсыбер терлекчелек продукциясенә ветеринария белешмәсе булмау ачыкланган. Гаепле затка штраф түләргә туры киләчәк.
Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Казаннан Түбән Камага 1000 данә тавык йомыркасы ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган – ташылучы йөккә ветеринария белешмәсе язылмаган. Гаепле затларга карата административ штраф язылган.
Бүген Агропросәнәгать паркы ветеринария лабораториясендә Республиканың ветеринария-санитария экспертлары аттестация узды. Комиссия составында Баш ветеринария идарәсе экспертлары да катнашты.