ЯҢАЛЫКЛАР


4
июль, 2018 ел
чәршәмбе

Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Кама” постында 300 кг күләмендә колбаса эшләнмәләрен ташыганда ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклаган: продукциягә тиешле ветеринария белешмәсе язылмаган. Гаепле затлар административ штрафка тартылган.
 

Бүген Баш ветеринария идарәсе җитәкчес Алмаз Хисаметдинов Мамадыш районы ветеринария берләшмәсе коллективы белән очрашты һәм коллективка  яңа җитәкчене тәкъдим итте – Руслан Котдусов 2000 нче елда Казан дәүләт ветеринария академиясен тәмамлаган.


3
июль, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов гражданнарны кабул итте. Сораулар һәм тәкъдимнәре булган гражданнар кабул итүгә  +7 (843) 221-77-47 телефон номеры аша алдан язылып куя ала. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Министрлар Кибинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов атна саен сишәмбе көнне Казан шәһәрендә Федосеевск урамы, 36 нчы йорт адресы буенча гражданнарны кабул итә.

Нармонка агрофирмасының Мәйдан бүлегендә терлекчелек сорауларына багышланган киңәшмә үтте. Анда симертү мәйданы, терлек азыгы әзерләү сораулары каралды. Киңәшмә эшендә Баш ветеринария идарәсе бүлеге җитәкчесе Солтан Латыпов, Республика ветеринария лабораториясе директор урынбасары Рөстәм Хашимов катнашты.

2018 елның  5- 7 июлендә  Липецк өлкәсенең   Бруслановка авылында     Бөтенроссия  кыр көне  узачак.    Әлеге  чарада    Татарстан Республикасыннан   Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов  җитәкчелегендәге  рәсми   делегация катнаша. 

Күргәзмәдә өч көн дәвамында   20  меңнән  артык   кеше  булыр  дип көтелә.   

Быел  төп  тема  - игенчелектә уңышлар  күрсәткән сортлар  күрстәлеләчәк.    

Кыр көне – Россиядә 2004 елдан  бирле  уздырыла  торган  традицион  чара.   Әлеге күргәзмәдә  30 гектарлап  территориядә 15  меңләп диләнкә,   1,5 мең бер.  авыл хуҗалыгы  техникасы күрсәтеләчәк.  Күргәзмә экспозициясе Липецк өлкәсенең  бөтен    территориясендә урнаштырыла.  

Биредә  Россия   территориясендә үсә торган  барлык  диярлек авыл хуҗалыгы   культуралары  күрсәтеләчәк. Күргәзмәдә  беренче мәртәбә  үзебездә җитештерелгән   селекция  техникасы   күрсәтелә.  

Кыр көне югары  нәтиҗә бирә торган   авыл хуҗалыгы  культураларының   сортлары  һәм гибридлары җитештерелә торган   дәүләт сорт сынау станциясе  территориясендә  үткәрелә.   

Чараны  оештыручылар анда  катнашучылар  өчен  күләмле  эшлекле  программа төзегән.  Өч көн буена  агрофорум кырларында    агрономияне,    терлекчелекне, мелиорацияне, механизацияне үстерү, АПКны санлаштыру     буенча  һәм башка темаларга  фикер алышулар  узачак.   

«Бөтенроссия  кыр көне  - 2018» күргәзмәсенең   тантаналы  ачылышын  турыдан-туры   трансляцияләү 6 июльдә   Россия Авыл хуҗалыгы  министрлыгы сайтында булачак.   

Чараның  программасы  һәм аның турында тулырак мәгълүмат   http://mcx.ru/press-service/previews/vserossiyskiy-den-polya-2018-lipetskaya-oblast/  сайтында  урнаштырылган.  

 

 


2
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Түбән Кама территориаль бүлеге җитәкчесе Андрей Никитин Мөслим районындагы кошчылык хуҗалыгында ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында табылган кимчелекеләрне күрсәтеп, вакыт бирелде.  

 

 

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары “Таврия-1” постында Яр Чаллыдан Түбән          Камага баручы машинада сыер итен ташыганда Таможня Сюзы Техник Реглменты үтәлмәү фактын ачыклый.  Терлекчелек продукциясе тиешле температураны саклаучы җиһазларсыз, бер-берсе өстенә өеп ташылган. Гаепле затка административ хокук бозган өчен проткол төзелгән.

 

Түбән Кама территориаль бүлеге инпекторлары Түбән Кама районы Елантау авылында дуңгызларда африка чумасы авыруын профилактикалау максатында махсус рейд үткәрде. Рейд вакытында авылда 3 урында йорт дуңгызларының үз ирекләрендә урамда йөрүе ачыкланган. Дуңгызлар үрчетү кагыйдәләрен тиешенчә үтәмәүчеләр административ штрафка тартыла.

25 нче июннән – 29 нчы июнь көннәрендә Республика ветеринария лабораториясе түбәндәге тикшерүләр үткәргән:

-         Серология бүлеге 1562 тикшерү үткәргән;

-         РИД буенча 270 тапкыр тикшерү лейкоз авыруын ачыклауга үткәрелгән;

-         Вирусология бүлеге 650 тапкыр кан тикшергән, 18 тапкыр патологик материал тикшерелгән;

-         Бактериология бүлеге 12 тапкыр паталогик материал, 3 терлек мәетен  тикшергән;

-         Биохимия бүлеге 29 тапкыр терлек азыгын тикшергән;

-         ПЦР бүлеге 27 тапкыр дуңгыздан патологик материал, 88 тапкыр кан, 2 тапкыр кош материалын, 124 төрле продукция, 1 тапкыр ат материалын, ГМОга 2 тикшерү үткәргән;

-         Ветеринар-санитар экспертиза бүлегендә 3 тапкыр сөт тикшергәннәр, 1 тапкыр бал, 1 тапкыр кош итен тикшергәннәр;

-         Паразитология бүлегендә 251 тапкыр капрологиягә тикшерү үткәрелгән;

-         Токсикология бүлегендә 1 тапкыр балык тикшерелгән, 2 тапкыр бөртекле тикшергән;

 

 

Буа шәһәрендә Апас территориаль бүлеге инспекторлары эре мөгезле терлек бозаулары сатканда ветеринария таләпләре бозылу фактын ачыклаганнар – малларга ветеринармя белешмәсе алынмаган. Ветеринария таләпләрен бозып оештырылган сәүдә туктатылган, гаеплеләр штрафка тартылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International