Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, яшьләрне мал табибы һөнәренә кызыксындыру уяту максатынна үсмерләр арасында “Мин – булачак ветеринар” дип исемләнгән конкурста катнашырга чакыра. Бәйгенең рәсем номинациясендә 14 яшкә кадәрге балалар катнаша ала, инша һәм фоторәсемнәр номинациясе 18 яшькә кадәрге балалар өчен. Иҗади эшләрне 1 нче августка кадәр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенә тапшыру сорала. Җиңүчеләр ветеринария белгечләре көнендә үткәреләчәк тантанада бүләкләнәчәк.