Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Чистай районы башкарма комитеты вәкилләре белән берлектә Кывзыл Яр авылында тиешле булмаган урында балык сату очракларын ачыклау буенча рейд үткәрде. Рейд вакытында ветеринария белешмәсе булмаган килеш балык сатуның бер очрагы ачыкланган. Гаепле зат административ штрафка тартылган.
Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында кизү вакытында Киров өлкәсеннән Чуваш республикасына баручы машинада эре мөгезле терлек ташучыны штрафка тарткан. 4 баш эре мөгезле терлек ташыганда ветеринария таләпләре булмаган.
Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары Чирмешән районы Шешма урта мәктәбендә ветеринария таләпләре үтәлешен кабат тикшерде. Тикшерү барышында ветеринария өлкәсендә кагыйдә бозулар ачыкланмаган, алдан күрсәтелгән кимчелекләр бетерелгән.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары “Саескан тавы” постында кизү вакытында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә 27 транспорт чарасын тикшергәннәр. Тикшерү барышында 2 тапкыр ветеринария таләпләре үтәлмәү очрагы ачыкланган – эре мөгезле терлек ташыганда ветеринария белешмәсе язылмаган.
Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында эре мөгезле терлек ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәү фактын ачыклаган – маллар тиешенчә бәйләнмәгән. Гаепле затларга карата протокол төзелгән.
Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары Чирмешән районындагы бер урта мәктәптә ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Алдан табылган кимчелекләр бетерелгән, ветеринария өлкәсенә кагылышлы кагыйдә бозулар ачыкланмаган.
Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары Чирмешән районы Иске Кутуш авылындагы мәктәптә ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында кимчелекләр табылмаган, кисәтүләр үтәлгән.
Түбән Кама территориаль бүлеге җитәкчесе Андрей Никитин Мөслим районындагы кошчылык хуҗалыгында ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, кошлар асраганда ветеринария таләпләре үтәлмәү ачыкланган. Нәтиҗәдә протокол төзелгән, кимчелекләрне бетерү өчен вакыт бирелгән.
Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары Чирмешән районындагы бер мәктәптә алдан табылган кимчелекләрнең бетерелүен тикшерделәр. Тикшерү барышында ветеринария өлкәсендә кагыйдә бозулар ачыкланмаган, алдан табылган кимчелекләр вакытында бетерелгән.
Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама шәһәрендәге “Перекресток” кибетендә алдан табылган кимчелекләрнең үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында ветеринария өлкәсендәге кимчелекләрнең бетерелмәве ачыкланган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча протокол төзелгән.