Яр Чаллы шәһәре ветеринария берләшмәсендә балалар өчен оештырылган “Мин булачак ветеринар табиб” конкурсына нәтиҗәләр ясадылар. Инша, рәсем, фотосүрәт номинацияләрендә катнашучы балалар өчен чын мәгънәсендә бәйрәм булды. Җиңүчеләр Дельфинарийга, зоопаркка билетлар һәм татлы бүләкләр белән бүләкләнде.
26 нчы июль көнне Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары “Молькеево” постында 100 кг колбаса эшләнмәләре ташыганда вееринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган: продукция тиешенчә суытылмый торган транспорт чарасында ташылган. Гаепле зат штраф түләргә тиеш була.
25 нче июль көнне Түбән Кама территораль бүлеге инспекторлары “Молькеево” постында 420 кг итташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәү фактын ачыклаган: ит тиешле температура тәэмин итүче җиһазларсыз ташылган. Тамоңня Союзы Техник Регламентын бозучы штрафка тартылган.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары ветерианрия-полиция постында кизү вакытында 8 баш кече мөгезле терлек ташучы машинаны туктатып тикшерә. Тикшерү барышында малларга ветеринария белешмәсе булмавы ачыклана. Ветеринария турындагы Законны тупас бозган өчен гаепле затка штраф каралган.
Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Сарман районындагы бер балалар бакчасында ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында табылган кимчелекләрне бетерү өчен вакыт бирелде, административ протокол төзелде.
Олы Кайбыч районындагы “Молькеево” постында Саба территориаль бүлеге инспекторлары, транспорт чараларын тикшерү вакытында, ветеринария турындагы Законның тупас бозылу фактын ачыклыйлар: 1600 кг күләмендә терлек маен, 2300 кг күләмендә ит продукциясен ветеринария белешмәсе булмаган килеш Казаннан Түбән Новгородка алып барырга теләгәннәр. Әлеге факт буенча административ протокол төзелгән.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Әлки районы Татар Борнае авылындагы балалар бакчасында планлы тикшерү үткәргән. Тикшерү барышында терлекчелек продукциясенә ветеринария белешмәсе булмау ачыкланган. Ветеринария кагыйдәләрен тупас бозган өчен гаепле затлар штрафка тартылган.
25 нче июль көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Әлки районындагы бер балалар бакчасында планлы тикшерү үткәргән. Тикшерү барышында кайсыбер терлекчелек продукциясенә тиешле ветеринария белешмәсе булмау ачыкланган. Нәтиҗәдә – гаепле затка карата штраф турында протокол төзелгән.
25 нче июль көнне Апас территориаль бүлеге инспекторлары Кайбыч районындагы мәктәптә алдан табылган ветеринария өлкәсендәге кимчелекләрнең бетерелүен тикшерделәр. Тикшерү барышында алдан табылган кимчелекләрнең вакытында бетерелүе ачыкланган.
Зәй шәһәре прокуратурасы таләбе нигезендә «Гулькинский» үзәгендә ветеринария таләпләре үтәлеше буенча планнан тыш тикшерү үтте. Тикшерү барышында табылган кимчелекләр буенча протокол төзелгән.