Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кибинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов чираттагы гражданнар кабул итүне Әлмәт шәһәрендә уздырды. Ул Әлмәт районы ветеринария берләшмәсендә үтте. Җитәкче янына үзләрен борчыган сораулары белән Әлмәтлеләр генә түгел, күрше районнардан да гражданнар килгән иде.
26 нчы август көнне Яр Чаллы территориаль бүлеге ветеринария инспекторлары Әгерҗе шәһәрендә ветеринария белешмәсе булмаган килеш бал сату очрагын ачыклаган. Ветеринария турындагы Законны үтәмәүче эшмәкәр административ штрафка тартылган.
28 нче август көнне Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Мөслим районындагы постта 200 баш тавык ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган: авыл хуҗалыгы кошлары тиешенчә дезинфекция үтмәгән транспортта ташылган. Ветеринария таләпләрен бозу факты буенча протокол төзелгән.
Әлмәт территоприаль бүлеге инспекторлары Әлмәт районындагы бер умарталыкны тикшергәндә бал кортлары асраганда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган. Умарталык хуҗасы административ штрафка тартылган.
27 нче август көнне Апас территориаль бүлеге инспекторлары Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинатында элек табылган кимчелекләрнең бетерелүен тикшерде. Тикшерү барышында ветеринария өлкәсенә кагылышлы кимчелекләр табылмаган.
25 нче август көнне Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары Тукай районында 10 баш бозау ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган: малларга тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затлар административ штрафка тартылган.
24 нче август көнне Яр Чаллы – Әлмәт юлында Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган: сарыклар тиешле ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташылган. Авыл хуҗалыгы министрлыгы законын үтәмәүче штрафка тартылган.
27 нче август көнне Баулы ветеринария берләшмәсендә узган айга эш нәтиҗәләре ясалды. Киңәшмәдә районның барлык ветеринария белгечләре, шул исәптән хуҗалыклардан да, чакырылган иде. Ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илшат Гаязов белгечләр алдына яңа максатлар куйды.
27 нче август көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Кузайкино Нурлат юлындагы постта кизү вакытында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә 15 берәмлек транспорт чарасын тикшергән. Тикшерү вакытында сөтне тиешенчә ябылмаган цистернада ташу очрагы ачыкланган. Әлеге күренеш ветеринария таләпләрен үтәмәү дип санала. Гаеплегә карата штраф салынган.
Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары М – 7 трассасында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә дежур вакытында Чиләбе өлкәсеннән Киров өлкәсенә 6 баш ат ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган: малларга тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затлар административ штрафка тартылган.
![]()