27 нче август көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Яңа Чишмә ветеринария берләшмәсе белгечләре белән берлектә “Агро Основа” җәмгыяте хуҗалыгындагы 1085 баш эре мөгезле терлеккә элек ясалган туберкулин нәтиҗәләрен тикшерделәр.
27 нче август көнне Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Мөслим районындагы постта 950 баш тавык ташыганда ветеринария таләпләрен бозу очрагын ачыклаган. Кошлар тиешенчә дезинфекция үтмәгән транспорт чарасында ташылган. Ветеринария таләпләрен бозу штрафка тартылган.
20 нче августтан 27 сенә кадәр вакыт эчендә Россия Федерациясе территориясенең Калининград өлкәсендә дуңгызларда африка чумасы авыруының йорт хайваннарында бер, кыргый фаунада бер очрагы теркәлгән. Самара өлкәсендә нодуляр дерматит авыруының дүрт очрагы теркәлгән. Тула өлкәсендә һәм Колмыкиядә бруцеллез авыруы теркәлгән.
25 нче август көнне Апас территориаль бүлеге инспекторлары Чүпрәле районында тиешле булмаган урында эре мөгезле терлек сатуның 4 очрагын ачыклаган. Дүрт очракта да сатылучы малларга тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Авыл хуҗалыгы министрлыгы приказын санга сукмаучылар административ штрафка тартылган.
24 нче август көнне Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама шәһәрендә Бызовский базары янында тиешле булмаган урында оештырылган сатуны кисәткән. Ветеринария белешмәсе булмаган килеш пластик шешәләрдә сөт, елга балыгы сатучы кабат административ штрафка тартылган.
25 нче август көнне Яр Чаллы шәһәрендә традицион Бал ярминкәсе үтте. Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары ярминкәгә бал продукциясен алып килүчеләрнең ветеринария белешмәләрен тикшерде. Тикшерү барышында ветеринария таләпләрен бозу очрагы ачыкланмаган.
24 нчы август көнне Апас территориаль бүлеге инспекторлары Апас районыннан Чувашия республикасына ветеринария белешмәсе булмаган килеш бер баш эре мөгезле терлек ташу очрагын кисәткән. Ветеринария таләпләрен тупас бозучы административ штрафка тартылган.
20 нчы августтан – 24 нче август көннәрендә Республика ветеринария лабораториясе түбәндәге тикшерүләр үткәргән:
- Серология бүлеге 2357 тикшерү үткәргән;
- РИД буенча 447 тапкыр тикшерү лейкоз авыруын ачыклауга үткәрелгән, гемотология буенча 4 тикшерү;
- Вирусология бүлеге 614 тапкыр кан тикшергән, 10 тапкыр патологик материал тикшерелгән, 2 тапкыр котыру авыруына;
- Бактериология бүлеге 6 тапкыр паталогик материал тикшергән;
- Биохимия бүлеге 6 тапкыр терлек азыгын тикшергән;
- ПЦР бүлеге 612 төрле тикшерү үткәргән;
- Ветеринар-санитар экспертиза бүлегендә 1 тапкыр сөт тикшергәннәр, 8 тапкыр кош итен, 7 тапкыр бал, 1 тапкыр балык, 1 тапкыр аю итен, 3 тапкыр сөт продукциясен тикшергәннәр;
- Паразитология бүлегендә 143 тапкыр капрологиягә, 1 тапкыр бал кортына тикшерү үткәрелгән;
- Радиология бүлеге 7 тапкыр терлек азыгы, 1 тапкыр сөт тикшергән;
- Токсикология бүлегендә 33 тапкыр тикшерү үткәргәннәр.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары дуңгызларда африка чумасы авыруын профилактикалау максатында үткәрелгән рейд вакытында Аксубай районы Культура бистәсендә дуңгызларның ирекле йөрү фактын ачыклаган. Мал хуҗаларына административ протокол төзелгән.
25 нче август көнне Казан территориаль бүлеге инспекторлары Казан шәһәрендә ветеринария белешмәсе булмаган килеш терлек азыгы сату очрагын ачыклаган. Сатылучы товарга ветеринари белешмәсе булмаган. Гаепле затлар штрафка тартылган, сәүдә туктатылган.