24 нче август көнне Яр Чаллы – Әлмәт юлында Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган: сарыклар тиешле ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташылган. Авыл хуҗалыгы министрлыгы законын үтәмәүче штрафка тартылган.