27 нче август көнне Баулы ветеринария берләшмәсендә узган айга эш нәтиҗәләре ясалды. Киңәшмәдә районның барлык ветеринария белгечләре, шул исәптән хуҗалыклардан да, чакырылган иде. Ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илшат Гаязов белгечләр алдына яңа максатлар куйды.