Казан территориаль бүлеге инспекторлары Мәскәү – Уфа юлында Лаеш районыннан Чебоксар шәһәренә баручы машинада колбаса эшләнмәләре ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган. Продукциягә тиешле ветеринария белешмәсе алынмаганлагы ачыкланган. Гаепле зат штраф түләргә тиеш була.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Әлки районындагы бер мәктәптә плалы тикшерү барышында ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган: терлекчелек продукциясенә тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча җаваплы зат административ штрафка тартылган.
5 нче сентябрь көнне Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында Чувашиядән килүче машинаның тиешенчә дезинфекция үтмәгәнен ачыклый. Ветеринария таләпләрен санга скумаган өчен гаепле зат админситратив штраф түләргә тиеш була.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Әлки районындагы “Кояшкай” балалар бакчасында алдан табылган икмчелекләрнең бетерелүен тикшерде. Тикшерү барышында ветеринария кагыйдәләре бозылу ачыкланмаган, алдан табылган икмчелекләр бетерелгән.
“Малиновка” посмтында Казан территориаль бүлеге инспекторлары 6 баш эре мөгезле терлек ташыганда ветеринария таләпләре бозылу очрагын ачыклаган. Гаепле зат административ штрафка тартылган.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Әлки районындагы бер балалар бакчасында алдан табылган кимчелекләрнең бетерелүен тикшерде. Тикшерү барышында ветеринария таләпләре бозылу ачыкланмаган, алдан табылган кимчелекләрнең бетерелүен ачыклаган.
Саба территориаль бүлеге инспекторлары “Кольцо” постында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә Балык Бистәсе районыннан Арча районына сөт ташыганда ветеринария таләпләрен бозу очрагын ачыклаган: сөт – тиешенчә пломбалаштырылмаган цистернда ташылган. Гаепле зат административ штрафка тартылган.
Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Мөслим районындагы постта кизү вакытында кошлар ташыганда ветеринария таләпләрен бозу очрагын ачыклаган: 50 баш авыл хуҗалыгы кошлары тиешенчә дезинфекция үткәрелмәгән транспорт чарасында ташылган. Ветеринария таләпләрен бозган өчен протокол төзелгән.
Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Сарман районындагы бер балалар бакчасында алдан табылган икмчелекләрнең үтәлүен тикшерде. Тикшерү барышында балалар бакчасында ветеринария таләпләре бозылу ачыкланмаган. Алдан табылган икмчелекләр үтәлгән.