7 нче сентябрь көнне Саба территориаль бүлеге инспекторлары Балтач районында махсус рейд үткәрде. Рейд вакытында яңа тотылган елга балыгын ветеринария белешмәсе булмаган килеш сату очрагын ачыклаганнар. Гаепле зат административ штрафка тартылган.