10 нче сентябрьдән 17 нче сентябрьгә кадәр Россиядә түбәндәге үзгәрешләр теркәлгән: Тверь өлкәсендә, Краснодар краенда йорт дуңгызларында африка чумасы вирусы теркәлгән. Кыргый кабаннарда АЧС вирусы 3 тапкыр теркәлгән. Дагыстанда бруцллез авыруы ачыкланган. Кош гриппы буенча 8 урында карантин саклана.
18 нче сентябрь көнне Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Сарман районындагы бер балалар бакчасында ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Планлы тикшерү барышында ветеринария өлкәсенә кагылышлы кимчелекләр табылмаган.
17 сентябрь көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары “Саескан тавы” постында кизү вакытында юл патруль хезмәте белән берлектә 16 берәмлек транспорт чарасын туктатып тикшергән. Тикшерү барышында ветеринария таләпләрен бозу очрагы ачыкланган: тиешенчә ябылмаган цистернада сөт ташыган өчен гаепле затка административ штраф каралган.
17 сентябрь көнне Казан территориаль бүлеге инспекторлары Мәскәү – Уфа юлында 10 түшкә сарык итен ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташу очрагын ачыклаган. Гаепле затлар административ штрафка тартылачак.
17 нче сентябрь көнне Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары Яр Чаллы – Әлмәт юлында ветеринария белешмәсе булмаган килеш 36 баш сарык ташу очрагын кисәткән. Авыл хуҗалгы министрлыгы кагыйдәләрен үтәмәүче административ штраф түләргә тиеш була.
17 нче сентябрь көнне Апас территориаль бүлеге инспекторалры Яшел Үзәндә урнашкан шәхси эшмәкәр предприятиесенедә алдан табылган кимчелекләрнең бетерелүен тикшергән. Тикшерү барышында ачыкланганча, ветеринария өлкәсенә кагылышлы алдан табылган кимчелекләр бетерелмәгән. Шәхси эшмәкәргә карата административ штраф турында протокол төзелгән.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары “Саескан тавы” постында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә кизү вакытында 18 берәмлек транспорт чарасын туктатып тикшергән. Шуларның 9 ында ветеринария инспекторлары контролендә булырга тиешле йөк ташылган. Тикшерү барышында сөт ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәү ачыкланган: сөткә тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле зат административ штрафка тартылган.
Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары Әлмәт районында тиешле булмаган урында ветеринария таләпләрен бозып оештырылган сәүдәне туктаткан: суытылган балык ветеринария белешмәсе булмаган килеш сатылган. Тиешле булмаган урында оештырылган сату туктатылган, гаепле затка административ штраф каралаган.
Россельхознадзор хәбәр иткәнчә, Орлов өлкәсендә шәхси хуҗалыкта дуңгызларда африка чумасы вирусы табылган. Ливенск районында шәхси хуҗалыкта үлгән дуңгызларны тикшерү нәтиҗәсе шуны күрсәтә. Хәзерге вакытта АЧС чыккан урында ветеринария хезмәте вирусны тагын да таратмас өчен чаралар алып бара, карантин игълан ителгән.
17 нче сентябрь көнне Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама шәһәрендә тиешле булмаган урында оештырылган сатуны туктатканнар. Тиешле ветеринария белешмәсе булмаган килеш сөт сатылырга тиеш түгел. Сатучылыра белән аңлату эшләре алып барылган.