Орлов өлкәсендә шәхси хуҗалыкта дуңгызларда африка чумасы табылган

2018 елның 18 сентябре, сишәмбе

Россельхознадзор  хәбәр иткәнчә, Орлов өлкәсендә шәхси хуҗалыкта дуңгызларда африка чумасы вирусы табылган. Ливенск районында шәхси хуҗалыкта үлгән дуңгызларны тикшерү нәтиҗәсе шуны күрсәтә. Хәзерге вакытта АЧС чыккан урында ветеринария хезмәте вирусны тагын да таратмас өчен чаралар алып бара, карантин игълан ителгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International