Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама шәһәрендәге базарда тиешле булмаган урында оетырылган сату урыннарын ачыклау буенча рейд үткәрде. Рейд вакытында тиешле ветеринария белешмәсе булмаган килеш ит сату очрагы ачыкланган. Гаепле затлар штрафка тартылган.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Югары Ослан районында дуңгыз итен сатканда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган: 15 кг продукциягә тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затлар административ штрафка тартыла.
Түбән Кама районы ветеринария берләшмәсендә сыерларда лейкоз авыруын булдырмау сорауларына кагылышлы киңәшмә үтте. Киңәшмә эшендә Түбән Кама районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе, Түбән кама районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе, Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары катнашты.
19 нчы сентябрь көнне Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары Әгерҗе районындагы бер мәктәптә ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланмаган.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Югары Ослан районында 8 кг тозланган һәм ысланган дуңгыз ите сатканда ветеринария таләпләре бозылуны ачыклаган: продукциягә тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Тиешле булмаган урында сәүдә оештырган затлар административ штрафка тартылган.
Бүген Тәтеш районы ветеринария берләшмәсендә авыл хуҗалыгы рәисләре, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы катнашында халык җыены үтте. Җыенда күтәрелгән төп сорау – шәхси хуҗалыкларда лейкоз авыруын бетерү. Җыен дәвамында ветеринария белгечләре нодуляр дерматит, ящур, дуңгызларда африка чумасы, кош гриппы, котыру авыруларын булдырмау турында да сүз барды. Ветеринария табиблары халыкка төрле йогышлы авыруларны булдырмау максатында нинди профилактик чаралар күрү мөмкинлеген сөйләде.
18 нче сентябрь көнне Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Мәскәү – Уфа” юлында 500 кг күләмендә сөт ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган. Югары Осланнан килүче сөткә ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затлар административ штрафка тартылган.
Саба территориаль бүлеге инспекторлары Әтнә районында кизү вакытында 537 кг күләмендә Марий Эл республикасыннан Казанга ит һәм ит продукция ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган. Продукция ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташылган. Авыл хуҗалыгы приказын үтәмәүчеләр административ җаваплылыкка тартылган.