Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары “Саескан тавы” постында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә кизү вакытында 18 берәмлек транспорт чарасын туктатып тикшергән. Шуларның 9 ында ветеринария инспекторлары контролендә булырга тиешле йөк ташылган. Тикшерү барышында сөт ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәү ачыкланган: сөткә тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле зат административ штрафка тартылган.