Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш втеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев эш сәфәре белән Аксубай районы дәүләт ветеринария берләшмәсендә булды.
Кичә Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитетында «Бердәм Россия» фракциясеннән депутат Сергей Яхнюк рәислегендә «Терлекчелектә биологик калдыкларны юк итү: нормалар һәм чынбарлык арасындагы аерма» темасына түгәрәк өстәл узды.
ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев эш сәфәре белән Чирмешән районында булды. Сәфәрнең максаты районның дәүләт ветеринария лабораториясе һәм ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре белән очрашу.
Изге Рамазан аенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Баш ветеринария идарәсе хезмәткәрләре уртак ифтар мәҗлесе үткәрделәр.
Барлык яңалыкларны беренчеләрдән булып белү өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең рәсми каналына язылыгыз.
Әтнә районында терлекләр һәм кошлар арасында йогышлы авырулар керүне һәм таралуны кисәтүгә юнәлдерелгән киңәшмә узды.
Атна нәтиҗәләре
Авыл хуҗалыгы хайваннарын һәм кошларын, шулай ук терлек продукциясен ветеринария документларыннан башка рөхсәтсез кертүне булдырмау максатыннан, ветеринария идарәсе хезмәткәрләре Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белән берлектә һәм эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре катнашында Татарстан Республикасы территориясендә хайваннар һәм кошларның хәрәкәтен һәркөнне тикшереп торалар.
Бүген “Татарстан” ДТРКда туры эфир, “Яңа көн” тапшыруы узды, анда ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин катнашты.
Татарстанда махсус җиһазландырылган мәйданчыкларда фермер продукциясе ярминкәләре дәвам итә, анда шәһәр халкы яшелчәләр һәм башка продуктлар сатып алырга мөмкин.