Аксубай районына эш сәфәре

2026 елның 18 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш втеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев эш сәфәре белән Аксубай районы дәүләт ветеринария берләшмәсендә булды.

Эш сәфәре барышында ведомство җитәкчесе капиталь ремонттан соң ветеринария берләшмәсе бинасын карап чыкты.

Берләшмә коллективы белән очрашу барышында түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алыштылар:
- район халкына ветеринария хезмәте күрсәтүне оештыру;
- эпизоотологик вәзгыять;
- авыл хуҗалыгы һәм йорт хайваннарын идентификацияләү эшләрен башкару һәм башка мәсьәләләр.
Шулай ук лабораториянең нәтиҗәле эшләве һәм авыл территорияләренең иминлеген тәэмин итүдә сыйфатлы ветеринария хезмәте күрсәтүнең роле каралды. 

Мондый даими очрашулар килеп туган кыенлыкларны тиз арада ачыкларга һәм республикада ветеринария тармагын тотрыклы үстерү өчен үз вакытында чаралар күрергә мөмкинлек бирә.

Фото «Аксубай» РДВБ ДБУ

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International