Туры эфирда терлекләрне кертүгә карата мәҗбүри таләпләр турында искә төшерәбез

2026 елның 16 марты, дүшәмбе

Бүген “Татарстан” ДТРКда туры эфир, “Яңа көн” тапшыруы узды, анда ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин катнашты.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе агымдагы елның 27 маенда булачак Корбан бәйрәменә әзерләнә. Чараларга Мөселманнарның Диния нәзарәте, Казан шәһәре Башкарма комитеты һәм республика муниципаль районнары вәкилләре белән берлектә махсус киңәшмәләр уздыру, шулай ук халык арасында агарту эшен оештыру керә.

Ведомствоның төп бурычы – регионны йогышлы авырулар керүдән ышанычлы саклауны тәэмин итү. Инфекция йоктыру куркынычын булдырмас өчен сарыкларны турыдан-туры Татарстанда сатып алырга киңәш ителә, үзебездә үстерелгән сәламәт хайваннар җитәрлек.

Язманы монда карарга мөмкин → Туры эфир (16.03.26)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International