Кичә Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитетында «Бердәм Россия» фракциясеннән депутат Сергей Яхнюк рәислегендә «Терлекчелектә биологик калдыкларны юк итү: нормалар һәм чынбарлык арасындагы аерма» темасына түгәрәк өстәл узды.
Чарада Дәүләт Думасы депутатлары, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Россельхознадзор вәкилләре, илнең 70 тән артык төбәгеннән ветеринария хезмәтләре һәм АПКның идарә органнары җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Республикасы территориясендә терлекчелекнең биологик калдыклары белән эш итү өлкәсендә агымдагы вәзгыять турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илшат Гыйниятуллин доклад белән чыгыш ясады, ул биокалдыкларны эшкәртү заводының уңышлы эш тәҗрибәсе һәм республиканың бөтен территориясендә калдыкларны җыю программасын киңәйтү планнары турында сөйләде.
"Бүген без урыннарда булган нормалар һәм чынбарлык арасындагы аерманы билгеләх барышында төбәкләр һәм экспертлар тавышын ишеттек. Биокалдыкларны юк итү проблемасы комплекслы хәл итүне таләп итә, һәм безнең бурыч – гамәлдә булган бушлыкларны тутырып, тармакка төгәл һәм эшли торган кагыйдәләр кертү», - дип ассызыклады Сергей Яхнюк.
Барлык тәкъдимнәр һәм күтәрелгән мәсьәләләр анализланачак, биологик калдыклар белән эш итү өлкәсендә законнар базасын камилләштерүдә дә эш башкарылачак.