ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2018 ел
чәршәмбе

Саба территориаль бүлеге дәүләт инспекторлары тарафыннан Арча районындагы сөтэшкәртү комбинаты тикшерелде. Тикшерү барышында ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган. Табылган кимчелекләрне бетерү өчен вакыт бирелгән.

 

Баш ветеринария идарәсенең Саба территориаль бүлеге инспекторлары Питрәч районы ветеринария берләшмәсе белгечләре катнашында Питрәч районындагы “Агролак” хуҗалыгындагы 850 баш эре мөгезле терлеккә элек ясалган туберкулин нәтиҗәләрен тикшерделәр.  

Апас территориаль бүлеге инспекторлары тарафыннан Буа районында урнашкан Яшел Үзән сөт комбинаты филиалы тикшерелде. Тикшерү барышында ветеринария кагыйдәләре бозылу очрагы теркәлгән. Нәтиҗәләр буенча, гаепле зат штраф түләргә тиеш була.

Апас территориаль бүлеге инспекторлары “Югары Ослан Агрофирмасы”нда тикшерү үткәргән. Тикшерү барышында ветеринария кагыйдәләре бозылу очрагы ачыкланган. Гаепле кешегә карата административ штраф каралган.

6 нчы март көнне Апас территориаль бүлеге инспекторлары Татарстан Прокуроры таләбе буенча, Апас районында урнашкан сөт эшкәртү предприятиесен тикшерде. Тикшерү барышында ветеринария кагыйдәләрен бозу очраклары теркәлгән. Җаваплы зат штраф түләяәчәк.

6 нчы март көнне Баш ветеринария идарәсенең Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары БСИ территориясендәге “Бәзетле-Агро” сөт эшкәртү җәмгыятендә ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлмәгән.

Россиядә нодуляр дерматит авыруы буенча килеп туган хәлне исәпкә алып һәм Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе боерыгын үтәү максатыннан, Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Мөслим районындагы хуҗалыкларда эре мөгезле терлеккә нодуляр дерматитка каршы вакцина ясау эшен контрольдә тота.


6
март, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Татарстанның район ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре “Ветеринария чараларын оештыру нәтиҗәләрен арттыру” программасы буенча семинар-укуда катнаша. Укулар агробизнес кадраларын укыту Татар институты каршында оештырылган. Укуларда катнашучыларга эре мөгезле терлекне лейкоз, мастит, гинекология авыруларыннан дәвалаганда заманча алымнар турында сөйләделәр.   

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Чистай районындагы бер балалар бакчасында ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшерделәр. Тикшерү барышында ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлмәгән.

 

Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль бүлеге инспекторлары Республика прокуроры таләпләре нигезендә, Чүпрәле районындагы шәхси эшмәкәрнең сөт эшкәртү предприятиесен тикшергән. Тикшерү барышында табылган ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагы буенча протокол төзелгән.  

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International