Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль бүлеге инспекторлары Республика прокуроры таләпләре нигезендә, Чүпрәле районындагы шәхси эшмәкәрнең сөт эшкәртү предприятиесен тикшергән. Тикшерү барышында табылган ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагы буенча протокол төзелгән.