5 нче март көнне Баш ветеринария идарәсенең Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Татарстан Республикасы прокуроры таләбе нигезендә, Әлки районындагы “Яшь көч” дип исемләнгән авыл хуҗалыгы кооперативын тикшергән. Тикшерү барышында, кооператив эшчәнлегендә ветеринария кагыйдәләрен бозу фактлары ачыкланган. Җаваплы кеше, административ хокук бозу матдәсе буенча штрафка тартылачак.
Баш ветеринария идарәсенең Алексеевск территориаль бүлегег инспекторлары Чистай районындагы мәктәптә ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшергән. Планлы тикшерү нәтиҗәсендә ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлмәгән.
5 нче март көнне Казан – Ульяновск юлында Апас территориаль бүлеге инспекторлары Арча районыннан Чуваш республикасына илтелүче 7 баш эре мөгезле терлекне ташыганда ветеринария кагыйдәләрен тупас бозу очрагына юлыккан. Тиешле ветеринар белешмәсе зур хилафлыклар белән эшләнгән. Административ хокук бозучы штраф түләргә тиеш.
Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында Апас районыннан Казанга баручы машинада маркировкасы булмаган эремчек ташылу фактын ачыклый. Бу – ветеринария кагыйдәләрен тупас бозу дип санала, гаеплегә карата административ җәза каралган.
Баш ветеринария идарәсенең Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары Әгерҗе шәһәрендә тиешле булмаган урында ветеринария кагыйдәләрен бозып оештырылган сату ноктасын тапкан. Төрле балыкка, күркә итенә ветеринар белешмәләр язылмаган. Тиешле булмаган урында сату ноктасы оештыручыга карата административ штраф каралган.
Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль бүлеге инспекторлары Казан шәһәрендә тиешле булмаган урында, ветеринария кагыйдәләрен бозып оештырылган сату ноктасына юлыга. Кош итенә тиешле булган ветеринар белешмәсе табылмый. Ветеринар инспекторлар тарафыннан сәүдә туктатыла, гаеплегә карата административ җәзва каралган.
5 нче март көнне Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль бүлеге инспекторлары Казан шәһәрендә тиешле булмаган урында елга балыгы сату очрагын ачыклаганнар. Сәүдә ветеринар белешмәсез алып барылган. Балык сатучы штраф түләячәк.
Күрсәтелгән вакыт аралыгында Россиядә түбәндәге үзгәрешләр күзәтелгән:
- кыргый фаунада дуңгызларда африка чумасы авыруынынң тагын 7 очрагы ачыкланган;
- Волгоград өлкәсендә 4 объектта АЧС буенча карантин бетерелгән;
- Йорт дуңгызларында африка чумасы буенча карантин Владимир өлкәсендә һаман да дәвам итә;
- Забайкалье өлкәсендә 5 торак пунктта 27 урында ящур авыруы буенча карантин кертелгән;
- Кострома өлкәсендә бер урында кош гриппы буенча карантин кертелгән;
- Оренбург өлкәсендә нодуляр дерматит буенча карантин кертелгән;
- Бруцеллез авыруы буенча 35 урында карантин игълан ителгән.
26 нчы февральдән – 2 нче март көннәрендә Республика ветеринария лабораториясе түбәндәге тикшерүләр үткәргән:
- Серология бүлеге 4760 тапкыр кан тикшергән;
- РИД буенча 6598 тикшерү лейкоз авыруын ачыклауга үткәрелгән, ИФА буенча 2 тикшерү, гемотологиягә 284 тикшерү үткәрелгән;
- Вирусология бүлеге 649 тапкыр кан тикшергән, 150 тапкыр патологик материал тикшерелгән;
- Бактериология бүлеге 21 тапкыр паталогик материал тикшергән, 3 терлек мәете тикшерелгән;
- Биохимия бүлеге 71 тапкыр кан тикшергән, 22 тапкыр терлек азыгы тикшерелгән;
- ПЦР бүлеге 193 тикшерү үткәргән;
- Ветеринар-санитар экспертиза бүлеге 48 тапкыр ит тикшергән, 7 тапкыр сөт тикшергәннәр, 1 тапкыр бал сыйфатын тикшергәннәр, 1 тапкыр балык тикшергәннәр;
- Паразитология бүлегендә 328 тапкыр капрологиягә тикшерү үткәрелгән, 1 тапкыр балык тикшергәннәр;
- Радиология бүлегендә 4 тапкыр терлек азыгы тикшергәннәр;
- Токсикология бүлегендә 30 тапкыр терлек азыгын тикшергәннәр, 1 тапкыр сөт тикшерелгән;
- Тикшеренүләр үзәгендә 6 төрле анализ эшләнгән.
4 нче март көнне Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль бүлеге инспекторлары Буа шәһәрендә эре мөгезле терлек бозауларын сатканда ветеринария кагыйдәләре тупас бозылган – малларга ветеринар белешмәсе алынмаган. Сәүдә туктатылган, гаеплегә карата административ җаваплылык яный.