Бүген Татарстанның район ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре “Ветеринария чараларын оештыру нәтиҗәләрен арттыру” программасы буенча семинар-укуда катнаша. Укулар агробизнес кадраларын укыту Татар институты каршында оештырылган. Укуларда катнашучыларга эре мөгезле терлекне лейкоз, мастит, гинекология авыруларыннан дәвалаганда заманча алымнар турында сөйләделәр.