Балтач районында малларда булырга мөмкин булган йогышлы авырулардан саклану чараларына багышланган утырыш узды. Анда маллар ташу белән шөгыльләнүчеләр катнашты. Ветеринария берләшмәсе белгечләре катнашучыларга белешмәлекләр таратты.