Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары авыл хуҗалыгы ярминкәләре вакытында ит, кош, балык продукцияләрен сату урынында ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшерү буенча рейд үткәрде. Контрольдә тотылучы продукцияне сатучылар үз товарларына ветеринария белешмәләре мәңбүри булуны истән чыгармаска тиеш.
Зәй районында урнашкан сугым пунктында Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары һәм Зәй райны ветеринария белгечләре катнашында шикле 4 баш эре мөгезле терлек чалынды. Сугымнан соң, малның эчке органнарын тикшерү нәтиҗәсендә, туберкулез авыруына ошаган үзгәрешләр ачыкланмаган.
Самара – Нурлат юлында Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары ветеринар белешмәсе булмаган килеш балык продукциясен ташу очрагын ачыклаган. Ветеринария кагыйдәләрен санга сукмаучыга карата административ җәза каралган.
26 нче марттан – 30 нче март көннәрендә Республика ветеринария лабораториясе түбәндәге тикшерүләр үткәргән:
- Серология бүлеге 1993 тапкыр кан тикшергән;
- РИД буенча 1842 тикшерү лейкоз авыруын ачыклауга үткәрелгән, гемотологиягә 142, ИФА буенча 424 тикшерү;
- Вирусология бүлеге 1067 тапкыр кан тикшергән, 7 тапкыр патологик материал тикшерелгән;
- Бактериология бүлеге 15 тапкыр паталогик материал тикшергән, 2 терлек мәете, 13 төрле лимфа төенчекләре, 1 тапкыр сөт тикшерелгән;
- Биохимия бүлеге 15 тапкыр кан тикшергән, 6 тапкыр терлек азыгы тикшерелгән, 1 биологик объект тикшергән;
- ПЦР бүлеге 3 тапкыр кабан дуңгызы материалын, 14 тапкыр азык-төлек, 5 төрле эре мөгезле терлек материалын, 25 тапкыр канны тикшергән;
- Ветеринар-санитар экспертиза бүлегендә 1 тапкыр йогырт тикшергән, 15 тапкыр сөт тикшергәннәр, 1 тапкыр сыр продуктын, 2 тапкыр эремчек сыйфатын тикшергәннәр;
- Паразитология бүлегендә 252 тапкыр капрологиягә тикшерү үткәрелгән;
- Радиология бүлегендә 3 тапкыр сөт тикшергәннәр;
- Токсикология бүлегендә 1 тапкыр терлек азыгын тикшергәннәр, 6 тапкыр сөт, 1 патологик материал тикшерелгән;
- Тикшеренүләр үзәгендә 6 төрле сөт продукциясе тикшерелгән.
Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында транспорт чараларын тикшергән вакытта маллар ташыгган соң махсус дезинфеция үтмәгән машинаның Казан территориясенә керү очрагын кисәктән. Ветеринария таләпләрен тупас бозган гаепләнүче административ штрафка тартылган.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылы территориясендә эре мөгезле терлек бозауларын сату вакытында ветеринария кагыйдәләре бозылуына юлыккан – сатылучы малларга ветеринария белешмәсе булмаган. Гаеплегә карата штраф салынган, сәүдә туктатылган.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Кайбыч – Камылов юлында Арча районыннан Чуваш республикасына баручы машинада 5 баш эре мөгезле терлеккә ветеринар белешмә булмавын ачыклыйлар. Бу күренеш ветеринария таләпләре белән исәпләшмәү дип санала. Гаеплегә карата административ штраф каралган.
Яр Чаллы территориалҗ бүлеге инспекторлары “Тула-2” постында 150 кг күләмендә елга балыгын сатканда ветеринария таләпләре бозылганны ачыклаган. Гаепле затка штраф каралган.
Казан территориаль бүлеге инспекторлары Казан шәһәрендә тиешле булмаган урында сәүдә итү урынын ачыклаганнар. Сөт ветеринар белешмәсе булмаган килеш сатылган. Гаеплеләр штраф түләргә тиеш була.
30 нчы март көнне Баш ветеринария идарәсенең Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Тула-1” постында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә Яр Чаллыдан Менделеевск шәһәренә баручы машинаны тикшергәндә, 16 кг күләмендәге 7 төрле балык продукциясенә ветеринар белешмә булмавын ачыклый. Әлеге күренеш РФ авыл хуҗалыгы министрлыгы Приказын тупас бозу дип санала. Гаеплегә карата штраф каралган.