30 нчы март көнне Баш ветеринария идарәсенең Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Тула-1” постында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә Яр Чаллыдан Менделеевск шәһәренә баручы машинаны тикшергәндә, 16 кг күләмендәге 7 төрле балык продукциясенә ветеринар белешмә булмавын ачыклый. Әлеге күренеш РФ авыл хуҗалыгы министрлыгы Приказын тупас бозу дип санала. Гаеплегә карата штраф каралган.