Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары юл патруль хезмәте постында Мөслим районыннан Сарман районына бара торган машинада ветеринар белешмәсе булмаган 3 баш мөгезле эре терлек ташу очрагын ачыклаган. Ветеринария кагыйдәләрен бозучы затка штраф язылган.
Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары Әлмәт районындагы лицейда ветеринария өлкәсендә кагыйдәләр үтәлүен тикшерде. Кагыйдә бозулар ачыкланмаган.
Яр Чаллы территориаль бүлеге ветеринария инспекторлары М-7 трассасында юл патруль хезмәте белән берлектә контрольдә булырга тиешле йөк төягән машиналарны тикшерә. Тикшерү барышында Актаныш районыннан Ютазы районына баручы машинада 80 берәмлек туң тавык итенә ветеринария белешмәсе булмавын ачыклый. РФ авыл хуҗалыгы Министрлыгы Приказын үтәмәүче затка карата администартив җәза каралган.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Чистай районындагы бер мәктәптә элек табылган ветеринария кимчелекләрен бетерүне тикшерделәр. Тикшерү барышында кимчелекләр бетерелгәне ачыкланды.
10 нчы апрель көнне Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары юл хәрәкәте куркынычсызлыгы инспекторлары белән берлектә йөк төягән машиналарны тикшергәндә Мөслим районыннан Башкортстан Республикасына баручы машинада 450 баш тавыкка ветеринар белешмә булмавын ачыклый. Ветеринария таләпләрен бозучы администартив штрафка тартылган.
10 нчы апрель көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Чистай районындагы бер балалар бакчасында элек табылган кимчелекләрнең бетерелүен тикшерделәр. Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, кимчелекләр бетерелгән, ветеринария өлкәсенә кагылышлы җитешсезлекләр табылмаган
10 нчы апрель көнне Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Тула-1” постында Кукмара районыннан Яр Чаллыга баручы машинада 52 кг күләмендәге сыер итенә ветеринар белешмә булмавын ачыклый. Әлеге факт ветеринария таләпләрен тупас бозу дип санала. Гаепле зат штраф түләячәк.
Баш ветеринария идарәсенең Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Яңа Чишмә һәм Чистай районнарындагы “Кулон” агрофирмасы җәмгыятендә планлы тикшерү үткәрде. Тикшерү барышында ветеринария кагыйдәләре бозылу очраклары күзәтелгән. Кимчелекләрне бетерү өчен вакыт бирелгән һәм җаваплы затка административ җәза турында протокол төзелгән.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Нурлат районындагы бер балалар бакчасында ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшерде. Планлы мероприятия барышында кимчелекләр табылмады.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Нурлат районындагы бер мәктәптә алдан табылган ветеринария кагыйдәләре буенча кимчелекләрнең бетерелүен тикшерделәр. Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, алдан күрсәтелгән кимчелекләр бетерелгән, ветеринария өлкәсенә кагылышлы кимчелекләр табылмаган.