ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Казан территориаль бүлеге инспекторлары Лаеш районы Столбиәе авылында рейд вакытында ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагына юлыккан. Сыер итен сатучы ветеринар белешмәсен күрсәтә алмаган. Әле факт ветеринария таләпләрен тупас бозу дип санала. Гаепле сатучы штраф түләргә тиеш була.  

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Мөслим районы янындагы постта юл патруль хезмште белән берлектә 200 баш тавык ташучы машинаны туктата. Тикшерү вакытында кошларга ветеринар белешмә булмавы ачыклана. Ветеринар-санитар кагыйдәләр бозган өчен гаепле кеше административ җаваплылыкка тартылган.  

Казан территориаль бүлеге инспекторлары Лаеш районы территориясендә терлекчелек продукциясе белән сәүдә иткәндә ветеринария таләпләре бозылу очрагына юлыккан. Ветеринария белешмәсе булмаган килеш дуңгыз ите сату туктатылган, гаепле штраф түләячәк.

 

Апас территориаль бүлеге инспекторлары алдан табылган кимчелекләрнең бетерелүен тикшерү максатында Югары Ослан районында урнашкан сөт эшкәртү предприятиесен тикшерде. Ветеринария кагыйдәләре бозылу очраклары күзәтелмәгән, алдан табылган кимчелекләр бетерелгән.

 

Казан территориаль бүлеге инспекторлары Лаеш районы Столбище авылында колбаса эшләнмәләрен сатканда ветеринария таләпләрен бозуны ачыклаган: сатылучы эшләнмәләргә тиешле документлары булмаган. Гаепле кеше штрафка тартылган.

11 нче апрель көнне Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Тула-1” постында ветеринария белешмәсе булмаган килеш 600 баш тавык ташу очрагына юлыккан. Ветеринария таләпләрен бозучы штраф түләяәчәк.

11 нче апрель көнне Казан территориаль бүлеге инспекторлары Лаеш районы Столбище авылында ветеринар белешмәсе булмаган килеш туңган елга балыгы сату очрагын кисәткән. Гаепле затлар административ җаваплылыкка тартылган.

Түбән Кама территориаль бүлеге инпсекторлары Түбән Кама шәһәрендә тиешле булмаган урында ветеринария кагыйдәләрен бозып сату очракларын булдырмау максатыннан рейд үткәрде. Ветеринария белешмәсе булмаган килеш сөт, эремчек, каймак сатучыга карата административ протокол төзелгән. Сатучы белән аңлату эшләре алып барылган.

Апас территориаль бүлеге инспекторлары, Баш ветеринария идарәсендә бүлек җитәкчесе А.Р. Салахов, район ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре белән берлектә Кама Тамагы, Апас, Кайбыч, Югары Ослан районнарындагы участок ветеринария пнктлары эшчәнлеген тишерделәр. Тикшерү нәтиҗәләре буенча күрсәтмәләр бирелде.

Ветеринар-санитар экспертиза бүлеге мөдире, Түбән Кама территориалҗ бүлеге начальнигы, Зәй районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Зәй районыдагы сугым пунктларында ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшерделәр. Табылган кимчелекләр буенча, аларны бетерү өчен күрсәтмәләр бирелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International