Яр Чаллы территориаль бүлеге ветеринария инспекторлары М-7 трассасында юл патруль хезмәте белән берлектә контрольдә булырга тиешле йөк төягән машиналарны тикшерә. Тикшерү барышында Актаныш районыннан Ютазы районына баручы машинада 80 берәмлек туң тавык итенә ветеринария белешмәсе булмавын ачыклый. РФ авыл хуҗалыгы Министрлыгы Приказын үтәмәүче затка карата администартив җәза каралган.