Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Нурлат районындагы бер балалар бакчасында алдан табылган ветеринария кагыйдәләре буенча кимчелекләрнең бетерелүен тикшерделәр. Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, алдан күрсәтелгән кимчелекләр бетерелгән, ветеринария өлкәсенә кагылышлы кимчелекләр табылмаган.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Нурлат районындагы бер мәктәптә алдан табылган ветеринария кагыйдәләре буенча кимчелекләрнең бетерелүен тикшерделәр. Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, алдан күрсәтелгән кимчелекләр бетерелгән, ветеринария өлкәсенә кагылышлы кимчелекләр табылмаган.
Апас территориаль бүлеге ветеринария инспекторлары Баш ветеринария идарәсе начальнигы урынбасары Г.Г. Мотыгуллин, район ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре белән берлектә Югары Ослан, Яшел Үзән районнарындагы терлекчелек комплексларында Евросоюз илләреннән кертелгән малларны тәрбияләү, ашату шартлары белән таныштылар.
10 нчы апрель көнне Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе приказын үтәү максатларында Баш ветеринария идарәсе бүлек начальнигы А.С. Козлов Түбән Кама һәм Зәй райннарындагы участок ветеринария пунктлары эшчәнлеген тикшерде. Әлеге эштә Түбән Кама территориаль бүлеге җитәкчесе А.И. Никитин да катнашты. Тикшерү нәтиҗәләре буенча киңәшләр бирелде.
Яр Чаллы территориаль бүлеге ветеринар инспекторлары юл хәрәкәте патруле хезмәте белән берлектә машиналарны тикшергәндә Зәйдә Арчага баручы транспортта 450 баш тавыкка ветеринар белешмә булмавын ачыклы . Ветеринария кагыйдәләрен бозу факты буенча гаепле затка административ җәза каралган.
Яр Чаллы территориаль идарәсе инспекторлары “Тула-1” постында кизү вакытында Сарман районыннан Әгерҗегә баручы машинада ветеринария белешмәсе блумаган 12 баш мөгезле эре терлек барлыгын ачыклый. Бу факт ветеринария турындагы Законны тупас бозу дип санала. Гаеплегә карата административ җәза каралган.
Яр чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Нәүрүз” җәмгыятендә элек табылган ветеринария кагыйдәләре бозылу очракларының бетерелүен тикшерде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча протокол төзелде.
Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары Тукай районы ветеринария берләшмәсе белгечләре белән берлектә Харматуллина Т.Н. КФХ сындагы малларга элек ясалган туберкулин һәм себер түләмәсенә каршы ясалган вакцина нәтиҗәләрен тикшерделәр.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Нурлат районындагы бер балалар бакчасында ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында ветеринария кагыйдәләре бозылу очрагы теркәлмәгән.
Алексеевск территориаль бүлеге иснпекторлары Нурлат районындагы бер балалар бакчасында ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерә. Тикшерү барышында терлекчелек продукциясенә ветеринария белешмәсе булмау ачыклана. Гаепле зат административ җаваплылыкка тартыла.