ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2018 ел
сишәмбе

Кайбыч – Камылово юлында Апас территоиалҗ бүлеге инспекторлары Кама Тамагы районыннан Чуваш республикасына баручы машинада ветеринария кагыйдәләре бозылу очрагын тапканнар: 4 баш мөгезле эре терлекне ветеринар белешмәдән башка гына ташыганнар. “Ветеринария турындагы” закон бозылу уңаеннан административ җаваплылык турында протокол төзелгән.

 

16 нчы апрель көнне Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Мөслим районындагы постта юл патруль хезмәте белән берлектә кизү вакытында авыл хуҗалыгы кошларын ташыганда ветеринария таләпләре бозылуны ачыклаган – ветеринар-санитар таләпләр үтәлмәгән өчен гаепле зат администартив җаваплылыкка тартылган.

16 нчы апрель көнне Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Тула-1” постында 6 төрдәге 24 кг колбаса эшләнмәләрен ветеринар белешмәсе булмаган килеш ташу очрагына юлыккан. Ветеринария кагыйдәләрен бозган зат штраф түләяәчәк.


16
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

15 нче апрель көнне Казан территориаль бүлеге инспекторлары Мәскәү – Уфа юлында Түбән Новгород өлкәсеннән килүче машинаны туктаткан. Аны тикшергән вакытта ветеринар-санитар кагыйдәләр бозылуы ачыкланган: машина мөгезле эре терлек ташыганнан соң тиешле дезинфекция чаралары үтмәгән. Административ хокук бозучы җаваплылыкка тартыла.

Казан территориаль бүлеге инспекторлары тарафыннан “Малиновка” постында мөгезле эре терлек ташыганна соң машинагы дезинфекция ясалмау очрагы ачыкланган. Ветеринар-санитар кагыйдәләрне бозган кеше штрафка тартылган.

Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында машиналарны тикшергәндә 4 түшкә сыер итенә ветеринар белешмә булмавын ачыклый. Бу факт ветеринария таләпләрен тупас бозу дип санала. Гаеплегә административ җәза тиеш.

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Әлки районындагы “Яшь көч” коопретаивфында элек табылган кимчелекләрнең бетерелүен тикшергәннәр. Ветеринария кагыйдәләрен кабат бозу табылмаган.

Мәскәү – Уфа юлында Казан территориаль бүлеге инспекторлары Чуваш республикасыннан Лаеш районына баручы машинаны тикшергәндә ветеринария таләпләре бозылу фактына юлыккан – бер баш мөгезле эре терлек ветеринар белешмәсе булмаган килеш ташылган. Гаепле кеше административ җаваплылыкка тартылган.

9 нчы апрельдән – 13 нче апрель көннәрендә Республика ветеринария лабораториясе түбәндәге тикшерүләр үткәргән:

-         Серология бүлеге 1251 тапкыр кан тикшергән;

-         РИД буенча 1912 тикшерү лейкоз авыруын ачыклауга үткәрелгән, гемотологиягә 155 тикшерү;

-         Вирусология бүлеге 1145 тапкыр кан тикшергән, 60 тапкыр патологик материал тикшерелгән;

-         Бактериология бүлеге 60 тапкыр паталогик материал тикшергән, 3 терлек мәете тикшерелгән;

-         Биохимия бүлеге 15 тапкыр кан тикшергән, 12 тапкыр терлек азыгы тикшерелгән тикшергән;

-         ПЦР бүлеге 91 төрле анализ тикшергән;

-         Ветеринар-санитар экспертиза бүлегендә 1 тапкыр ит, 4 тапкыр сөт тикшергәннәр, 3 тапкыр бал тикшергәннәр;

-         Паразитология бүлегендә 144 тапкыр капрологиягә тикшерү үткәрелгән;

-         Токсикология бүлегендә 6 тапкыр терлек азыгын тикшергәннәр, 3 патологик материал тикшерелгән;

-         Тикшеренүләр үзәгенә материал килмәгән.

 

 

 

 

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Буа районы территориясендә 350 баш яшь тавык саткан вакытта ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклый: кошларга ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле зат штраф түләргә тиеш була. Сату итү туктатыла.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International