15 нче апрель көнне Казан территориаль бүлеге инспекторлары Мәскәү – Уфа юлында Түбән Новгород өлкәсеннән килүче машинаны туктаткан. Аны тикшергән вакытта ветеринар-санитар кагыйдәләр бозылуы ачыкланган: машина мөгезле эре терлек ташыганнан соң тиешле дезинфекция чаралары үтмәгән. Административ хокук бозучы җаваплылыкка тартыла.