ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында Яшел Үзән районыннан Балык Бистәсе районына баручы машинада ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклый: 13 баш мөгезле эре терлек бәйләнмәгән килеш алып барылган. Гаепле кеше административ җаваплылыкка тартылган.

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылы территориясендә ветеринария кагыйдәлрен бозып оештырылган сәүдәне туктаткан: 60 кг күләмендә туңган диңгез балыгына ветеринар табиб белешмәсе булмаган. Гаепле штрафка тартылган.

 

“Малиновка” постында Казан территориаль бүлеге инспекторлары маллар ташыганнан соң тиешенчә дезинфекция үткәрелмәгән машинаны туктаталар. Бу күренеш ветеринария таләпләрен тупас бозу дип санала. Гаепле кшегә карата штраф каралган.

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылы территориясендә мөгезле эре терлек бозаулары саткан вакытта ветеринария кагыйдәләрен бозу очракларына юлыккан. Малларга ветеринар табиб белешмәсе булмаган. Гаепле затлар административ җаваплылыкка тартыла.


13
апрель, 2018 ел
җомга

Бүген Татарстаннның территориаль бүлек инспекторлары Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов каршында узган киңәшмәдә катнашты. Хәзер Республикада санитар ике айлык дәвам итә. Бу вакыт эчендә ветеринар инспекторлар контрольдә булырга тиешле объектларда эш барышын тикшерергә тиеш.

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Сарман районы Җәлил бистәсендәге балалар бакчасында ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшергән. Тикшерү барышында килеп чыккан җитешсезлекләр өчен җаваплы зат штрафка тартылган. Кимчелекләрне бетерү өчен вакыт бирелгән.

12 нче апрель көнне Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары юл патруль хезмәте инспекторлары белән берлектә Казаннан Яр Чаллыга баручы машинада 45 кг күләмендәге кош продукциясенә ветеринар белешмә булмавын ачыклый. Авыл хуҗалыгы министрлыгы Приказын үтәмәүче административ штрафка тартылган.  

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама нефтехим җәмгыятенең туклану пунктларында ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшерде. Планлы тикшерү барышында ветеринария кагыйдәләре бозылу теркәлмәгән.

 

Казан территориаль бүлеге инспекторлары Лаеш районы Столбище авылында ветеринария белешмәчсе булмаган килеш сөт сату очрагын кисәткән. Гаепле зат штраф түләячәк.

Хакимият учреждениеләрендә эшләүчеләрне янгын чыгу очрагында үз-үен ничек тотуны өйрәтү буенча тактик өйрәнүләр үтте. Эвакуация вакытында нишләргә кирәк икәнлекне аңлатучы фильм күрсәтелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International