Казан территориаль бүлеге инспекторлары Казан шәһәрендә сыер итен саткан вакытта ветеринария кагыйдәләре тупас бозылу очрагына юлыккан. Тиешле булмаган урында сатылган сыер итенә ветеринария белешмәсе булмаган. Бу төр продукцияне сатучы администартив җәзага тартылган.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Чистай шәһәрендәге балалар бакчасында ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, ветеринария өлкәсенә кагылышлы кимчелекләр табылмаган.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Кайбыч районында мәктәптә алдан табылган ветеринария кагыйдәләрен бозу очракларын бетергәнлекне тикшергән. Тикшерү нәтиҗәсендә ветеринария кагыйдәләрен бозу очраклары кабат ачыкланмаган.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Каратун – Тутаево юлында 4 баш мөгезле эре терлек ташыганда ветеринария кагыйдәләрен үтәмәүне ачыклый. Маллар ветеринария белешмәсеннән башка гына ташылган. Бу факт буенча административ җәза каралган.
16 нчы апрельдән – 20 нче апрель көннәрендә Республика ветеринария лабораториясе түбәндәге тикшерүләр үткәргән:
- Серология бүлеге 3412 тапкыр кан тикшергән;
- РИД буенча 732 тикшерү лейкоз авыруын ачыклауга үткәрелгән, гемотологиягә 412 тикшерү;
- Вирусология бүлеге 657 тапкыр кан тикшергән, 25 тапкыр патологик материал тикшерелгән;
- Бактериология бүлеге 14 тапкыр паталогик материал тикшергән, 3 терлек мәете тикшерелгән;
- Биохимия бүлеге 17 тапкыр кан тикшергән, 17 тапкыр терлек азыгы,1 тапкыр биологик объект тикшерелгән тикшергән;
- ПЦР бүлеге 107 төрле анализ тикшергән;
- Ветеринар-санитар экспертиза бүлегендә 1 тапкыр йомырка, 16 тапкыр сөт тикшергәннәр, 3 тапкыр бал, 1 балык тикшергәннәр;
- Паразитология бүлегендә 81 тапкыр капрологиягә тикшерү үткәрелгән;
- Токсикология бүлегендә 12 тапкыр терлек азыгын тикшергәннәр, 3 патологик материал, 7 тапкыр сөт тикшерелгән;
- Тикшеренүләр үзәге 7 материал тикшергән.
Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Тула-1” постында 4 баш мөгезле эре терлек ташучы машинаны тикшергәндә ветеринария кагыйдәләрен бозуны ачыклый. Малларга ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затларга карата административ җәза каралган.
Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Зәй районындагы хастаханәдә элек табылган кимчелекләрнең бетерелүен тикшерделәр. Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, ветеринария кагыйдәләрен бозу ачыкланмаган.
Яр Чаллы территориалҗ бүлеге инспекторлары Әгерҗе шәһәрендә сөт һәм эремчек саткан вакытта ветеринария кагыйдәләре үтәлмәвен фаш иткән: терлекчелек продукциясенә ветеринария белешмәсе алынмаган. Сатучыларга карата штраф каралган.
Россиядә эпизоотия халәте турында
16 нчы 23 нче апрель көннәрендә Россия Федерациясендә эпизоотия халәте түбәндәгечә үзгәрде:
Белгород өлкәсендә кыргый фаунада ике урында АЧС буенча карантин бетерелде;
Саратов өлкәсендә кыргый фаунада 11 урында АЧС буенча карантин дәвам итә;
Бруцеллез буенча 38 урында карантин игълан ителгән;