ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Кама Аланы бистәсендәге балалар бакчасында ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшергән. Тикшерү барышында ачыкланган кайсыбер кимчелекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелгән.

Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Кама” постында терлекчелек продукциясен ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташу очрагына юлыккан. Гаеплегә карата административ штраф каралган.

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Чүпрәле районындагы бер балалар бакчасында алдан табылган кимчелекләрнең бетерелүен тикшерделәр. Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, алдан табылган кимчелекләр бетерелгән, ветеринария кагыйдәләрен бозу очраклары табылмаган.


24
апрель, 2018 ел
сишәмбе

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама шәһрендәге базарда тиешле булмаган урында пластик шешәләрдә сөт, эремчек һәм ветеринария белешмәсе булмаган килеш туң балык сату очрагын кисәткән. Ветеринария кагыйдәләрен бозып сату оештырылган ханым административ җаваплылыкка тартылган.

Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Кама” постында ветеринария белешмәләре булмаган килеш төрле терлекчелек продукциясен ташу очрагын кисәткән. Ит ризыклары Яр Чаллыдан Әгерҗе районына сату өчен ташылган. Ветеринария таләпләрен бозган өчен, гаепле затлар штрафка тартылган.

Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары Минзәлә районындагы постта 20 баш сарыкны ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташу очрагына юлыккан. Ветеринария кагыйдәләрен бозган затлар штраф түләргә тиеш була.  

Казан территориаль бүлеге инспекторлары Мәскәү – Уфа юлында йөк машиналарын тикшергәндә Чуваш республикасына барөучы машинадагы 740 баш тавыкка ветеринария белешмәсе булмавын ачыклый. Бу – ветеринария таләпләрен тупас бозу дип санала. Гаепле затлар администартив җаваплылыкка тартылган.   

Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Кама” постында йөк машиналарын тикшергән вакытта 270 кг күләмендәге дуңгыз итенә ветеринария белешмәсе булмавын ачыклый. Гаепле кеше штрафка тартылган.

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Спасс районындагы бер балалар бакчасында ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшергән. Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, алдан табылган кимчелекләр бетерелгән.

Казан территориаль бүлеге инпсекторлары “Малиновка” постында Чуваш республикасына баручы йөк машинасында 7 баш мөгезле эре терлекне ташыганда ветеринария кагыйдәләре үтәлмәүне ачыкыйлар: маллар тиешенчә бәйләмәгән иклеш урнаштырылган. Гаепле кешеләргә карата административ җәза каралган.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International