Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Тула-1” постында 4 баш мөгезле эре терлек ташучы машинаны тикшергәндә ветеринария кагыйдәләрен бозуны ачыклый. Малларга ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затларга карата административ җәза каралган.