Россиядә эпизоотия халәте турында
16 нчы 23 нче апрель көннәрендә Россия Федерациясендә эпизоотия халәте түбәндәгечә үзгәрде:
Белгород өлкәсендә кыргый фаунада ике урында АЧС буенча карантин бетерелде;
Саратов өлкәсендә кыргый фаунада 11 урында АЧС буенча карантин дәвам итә;
Бруцеллез буенча 38 урында карантин игълан ителгән;
Алексеевск территориаль бүлеге инпсекторлары Әлки районындагы бер балалар бакчасында ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында терлекчелек продукциясенә тиешле ветеринария белешмәсе булмау ачыкланган. Нәтиҗәдә, гаепле затларга штраф язылган.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Базарлы МАтак авылында сәүдә вакытында ветеринария кагыйдәләре бозылуны ачыклый: сыер итенә ветеринария белешмәсе булмаган. Сату туктатылган. Гаепле зат штрафка тартылган.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Әлки районында балалар бакчасында ветеринария тапләпләре үтәлешен тикшергән. Тикшерү барышында алдан табылган кимчелекләрнең бетерелүе ачыкланган.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Буа районында мөгезле эре терлек бозауларын саткан вакытта ветеринария кагыйдәләре үтәлмәүне ачыклаган: малларга ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затлар административ җаваплыкка тартылган.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылы территориясендә мөгезле эре терлек бозауларын саткан вакытта ветеринария кагыйдәләре үтәлмәүне ачыклаган: малларга ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затлар административ җаваплыкка тартылган.
Саба территориаль бүлеге инспекторлары Арча районындагы балалар бакчасында алдан табылган ветеринария буенча кимчелекләре бетерелүен тикшерделәр. Кимчелекләр бетерелгән, ветеринария таләпләре бозылу очрагы ачыкланмаган.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Нурлат һәм Әлки районннарында мәхәлләләре вәкилләре, читтән маллар ташу белән әөгыльләнүчеләр белән киңәшмә үткәрделәр. Корбан Бәйрәменә әзерлек вакытында читтән маллар керткән вакытта үтәлергә мәҗбүри булган кагыйдәләр турында сүз барды.
Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Мөслим районындагы бер балалар бакчасында ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Ветеринария кагыйдәләре үтәлмәгән өчен җаваплы кешегә штраф салынды.
Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары Кама постында юл-патруль хезмәте белән берлектә 720 данә тавык йомыркасын ветеринар белешмәсе булмаган килеш ташу очрагын фаш иткәннәр. Ветеринария кагыйдәләрен тупас бозган өчен җаваплы кеше административ штрафка тартыла.