Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Кама” постында ветеринария белешмәләре булмаган килеш төрле терлекчелек продукциясен ташу очрагын кисәткән. Ит ризыклары Яр Чаллыдан Әгерҗе районына сату өчен ташылган. Ветеринария таләпләрен бозган өчен, гаепле затлар штрафка тартылган.