Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары “Саескан тавы” постында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә машиналар тикшергәндә ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган. Ульяновск өлкәсеннән килгән машина, маллар ташыганнан соң тиешенчә дезинфекөия үтмәгән. Гаеплегә карата административ штраф каралган.
Бүген авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Россельхознадзор идарәсенең Татарстан буенча бүлеге Идарәсенең беренче кварталда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясау буенча киңәшмә үтте. Киңәшмә эшендә Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыгуллин доклад белән чыгыш ясады.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Әлки районындагы бер балалар бакчасында ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшергәннәр. Тикшерү барышында кайсыбер терлекчелек продукциясенә ветеринария белешмәләре булмаганлыгы ачыкланган.
Саба территориаль бүлеге инспекторлары стационар постта машиналарны тикшергәндә ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклыйлар: 3 баш мөгезле эре терлек бозауларына ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затларга карата штраф язылган.
Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Кама” постында колбаса эшләнмәләрен ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташу очрагын ачыклаган. Тиешле таләпләрне үтәмәүчеләр административ җаваплылыкка тартыла.
Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Тула-1” постында тавык итеннән эшләнмәләрне ашыганда ветеринария таләпләре үтәлмәүне фаш иткән. Авыл хуҗалыгы министрлыгы Приказын үтәмәгән затлар административ штрафка тартылган.
Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында Әтнәдән Чуваш республикасына бара торган машинада ветеринария кагыйдәләрен бозуны ачыклаган: 9 баш мөгезле эре терлек ташыганда тиешенчә бәйләнмәгән була.
Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Кама” постында 30 кг күләмендә сыер итен ташыганда ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагына тап булганнар. Ветеринария кагыйдәләрен бозган өчен штраф каралган.