ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2018 ел
шимбә

Хөрмәтле коллегалар!

Сезне Хезмәт бәйрәме һәм якынлашып килүче Җиңү көне белән котлыйм! Бу бәйрәмнәр дуслык, бердәмлекне символлаштыра, яңадан-яңа үрләр яуларга этәргеч бирә. Ватан сугышында җиңү бер кайчан да онытылмасын иде. Дөньяда һәр вакыт тынычлык, аяз күк йөзе булсын. Сезгә һәм гаиләгездә иминлек, җитеш тормыш, уңышлар телим!

Хөрмәт белән, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Баш ветеринария идарәсе җитәкчес Алмаз Хисаметдинов.

 

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Камский бистәсендә бер балалар бакчасында ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшерделәр. Тикшерү барышында ачыкланган кимчелекләрне бетерү өчен вакыт бирелде, гаепле затларга карата административ проткол төзелде.

Бүген Ветеринария берләшмәсе тирәсендә гаҗәп күренеш – Ак халатлы мал табиблары тирә- юньне җыештыра. Нәрсәсе бар инде аның, дисезме? Ә үзегез өмәгә чыкканда ничек киенәсез?

— Без бит кешелекне дәвалаучылар. Киемебез дә, күңелләребез дә ак, тирә- ягыбыз да чиста булырга тиеш,- ди берләшмә җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов.

 

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары “Шинник” туклану комбинатында ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерделәр. Тикшерү барышында ачыкланган кимчелекләр буенча протокол төзелгән. Гаепле зат административ җаваплылыкка тартылган.


27
апрель, 2018 ел
җомга

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Куланга – Кайбыч юлында ветеринария таләпләре үтәлмәүне фаш иткән: 1 тонна күләмендә сөт ветеринария белешмәсеннән башка гына ташылган. Административ хокук бозучы штраф түләячәк.

 

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Чистай районында биологик куркынычсызлык чараларына багышланган киңәшмәдә катнашты. Татарстан территориясенә кеше һәм маллар өчен куркыныч булган авыруларны кертмәү турында доклад белән Алексеевск территориаль бүлеге инспекторы Евгений Кулясов чыгыш ясады.  

 

Апас территориаль бүлеге инспекторлары санитар ике айлык кысаларында Кама Тамага һәм Яшел Үзән районнарындагы ферма территорияләрендә ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшерә.

 

 

Саба территориаль бүлеге  инспекторлары Биектау районы ветеринария берләшмәсе белгечләре белән берлектә умарта кортларын тәрбияләү шартлары белән таныштылар. Умарталыкны тикшерү вакытында табылган кимчелекләр буенча хуҗага карата штраф салынган.

Ветеринария белешмәсе булмаган килеш балык сату очрагы ачыкланган

Саба территориаль бүлеге инспекторлары Балтач бистәсендә тиешле булмаган урында ветеринария белешмәсе булмаган килеш балык сату очрагына юлыкканнар. Сату тукталыган. Гаепле кешегә штраф салынган.

 

Казан территориаль бүлеге инпсекторлары “Малиновка” постында Чуваш республикасыннан Казанга баручы машинада ветеринария белешмәсе булмаган килеш сыер итен ташу очрагына юлыккан. Ветеринария таләпләрен бозган өчен гаепле кешеләргә карата административ җәза каралган.  

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International