Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары “Саескан тавы” постында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә машиналар тикшергәндә ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган. Ульяновск өлкәсеннән килгән машина, маллар ташыганнан соң тиешенчә дезинфекөия үтмәгән. Гаеплегә карата административ штраф каралган.