Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Актаныш” постында ветеринария белешмәсе булмаган килеш 5 баш эре мөгезле терлек бозауларын ташу очрагын ачыклаган. Ветеринария таләпләрен бозган өчен гаепле зат штрафка тартылган.
Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Тула-1” постында ветеринария белешмәсе булмаган килеш 49 баш дуңгыз ташу очрагын ачыклаган. Ветеринария таләпләрен бозган өчен гаепле зат штрафка тартылган.
Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Тула-1” постында 154 кг күләмендә сосисканы ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташу очрагын ачыклаганнар. Ветеринария таләпләрен бозучы административ штрафка тартылган.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Кайбыч районында 5 баш эре мөгезле терлек бозауларын саткан вакытта ветеринария кагыйдәләрен бозуны ачыклаган – малларга ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затлар административ штрафка тартылган.
Бүген авыл хуҗалыгы министрлыгында электрон документларга күчү сорауларына багышланган видеоконференция үтте. Аны Россиянең авыл хуҗалыгы министры урынюасары Д. Хатуов алып барды. Киңәшмә эшендә Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов, Росселҗхознадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Нурислам Хабипов катнашты.
Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында Әтнә районыннан Чуваш Республикасына баручы машинада 4 баш эре мөгезле терлеккә ветеринария белешмәсе булмауны ачыклый. Гаепле зат штрафка тартыла.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Буа шәһәре территориясендә ветеринария белешмәсе булмаган килеш 150 баш чебеш сату очрагын кисәткән. Гаепле затка карата административ җәза каралган.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылында эре мөгезле терлек бозаулары саткан вакытта ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган: малларга ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затка карата административ штраф каралган.
21 нче майдан – 25 нче май көннәрендә Республика ветеринария лабораториясе түбәндәге тикшерүләр үткәргән:
- Серология бүлеге 2332 тапкыр кан тикшергән;
- РИД буенча 657 тикшерү лейкоз авыруын ачыклауга үткәрелгән, гемотологиягә 47 тикшерү;
- Вирусология бүлеге 329 тапкыр кан тикшергән, 25 тапкыр патологик материал тикшерелгән;
- Бактериология бүлеге 5 тапкыр паталогик материал тикшергән, 3 терлек мәете тикшерелгән;
- Биохимия бүлеге 24 тапкыр кан тикшергән, 6 тапкыр терлек азыгы;
- Ветеринар-санитар экспертиза бүлегендә 4 сөт продукциясе, 4 тапкыр сөт тикшергәннәр, 2 тапкыр бал, 2 тапкыр сыер итен тикшергәннәр;
- Паразитология бүлегендә 81 тапкыр капрологиягә тикшерү үткәрелгән;
- Токсикология бүлегендә 10 тапкыр терлек азыгы тикшерелгән;
- Тикшеренүләр үзәге 3 материал тикшергән.
Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында ветеринария таләпләре үтәлмәү фактын ачыклаган. Казан шәһәренә керүче машинага терлек ташыганнан соң тиешле дезинфекция чаралары үткәрелмәгән. Ветеринария кагыйдәләрен тупас бозучы административ җаваплылыкка тартыла.