Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Тула-1” постында Яр Чаллыдан Алабугага баручы машинада 520 кг күләмендә биологик калдыкларны ачыклый. Контроль дә булырга тиешле йөккә ветеринария белешмәсе булмавы да ачыклана. Ветеринария белешмәсе булмаган өчен, гаепле зат штраф түләргә тиеш була.
Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Мөслим районындагы постта кизү вакытында тиешенчә җиһазландырылмаган транспорт чарасында авыл хуҗалыгы кошларын (үрдәкләр) ташу фактын ачыклаган. Ветеринария кагыйдәләрен бозган өчен гаепле зат административ штрафка тартылган.
Саба территориаль бүлеге инспекторлары Әтнә районындагы бер балалар бакчасында ветеринария иаләпләре үтәлеше буенча тикшерү үткәрде. Тикшерү барышында ветеринария кагыйдәләрен бозу факты ачыкланмаган.
Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Кама” постында 37 кг күләмендә колбаса эшләнмәләрен ветеринар белешмәсе булмаган килеш ташу очрагын ачыклаган. Гаепле затлар административ җаваплылыкка тартыла.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Яңа Чишмә районы ветеринария берләшмәсе белгечләре белән берлектә “Агрооснова” предприятиесендәге 1127 баш эре мөгезле терлеккә элек кертелгән туберкулин нәтиҗәләрен тикшерделәр.
Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторалры Мөслим районындагы постта ветеринария кагыйдәләрен үтәмичә авыл хуҗалыгы кошларын (үрдәкләр) ташу очрагын ачыклаган. Гаеплегә карата протокол төзелгән.
Саба территориаль бүлеге инспекторлары “Кольцо- 1” постында ветеринария белешмәсе булмаган килеш 4 баш эре мөгезле терлек ташу очрагын ачыклаган. РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы законын бозган өчен административ җаваплылык каралган.
Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Мөслим районындагы постта ветеринария таләпләренә туры килми торган машина чарасында 40 баш эре мөгезле терлек ташу фактын ачыклаган. Әлеге факт Россия Федерациясе Законын үтәмәү дип санала. Гаепле зат административ штрафка тартыла.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Тәтеш интернат-мәктәбендә ветеринария кагыйдәләре үтәлеше буенча планлы тикшерү үткәрде. Тикшерү барышында кайсыбер терлекчелек продукциясенә тиешле ветеринария белешмәсе булмавы ачыкланган. Гаепле затка карата административ штраф яный.
Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары Минзәлә шәһәрендәге постта ветеринария белешмәсе булмаган килеш 1 баш эре мөгезле терлек ташу очрагын ачыклаган. Ветеринария таләпләрен бозган өчен гаепле зат штрафка тартылган.